Балалар катнашында хәйрия чаралары дәвам итә

17 июль 2014 ел 14:54

16 июльдә "Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны мәдәни яктан агарту" акциясе кысаларында ТР МДНнең хәйрия бүлеге балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен "Анапа дельфинариясенә" сәяхәт оештырды. Әлеге чарага Яшел Үзәннең Нурлат балалар йорты, Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортында тәрбияләнүче балалар җыелган иде. Шулай ук инвалид балаларның ата-аналары төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре килде. 

Балалар рәхәтләнеп  дельфиннар һәм башка су хайваннарын карадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Әлеге чара аларга физик, эмоциональ һәм психологик яктан яхшы тәэсир иткәндер, дип өметләнәләр оештыручылар. 

Рамазан ае дәвамында нәзарәтнең хәйрия бүлеге һәм  яшьләр бүлеге "Рамазан - изге гамәлләр ае" кысаларында көн саен хәйрия чаралары оештыралар. 

 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана