16 июльдә "Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны мәдәни яктан агарту" акциясе кысаларында ТР МДНнең хәйрия бүлеге балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен "Анапа дельфинариясенә" сәяхәт оештырды. Әлеге чарага Яшел Үзәннең Нурлат балалар йорты, Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортында тәрбияләнүче балалар җыелган иде. Шулай ук инвалид балаларның ата-аналары төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре килде.
Балалар рәхәтләнеп дельфиннар һәм башка су хайваннарын карадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Әлеге чара аларга физик, эмоциональ һәм психологик яктан яхшы тәэсир иткәндер, дип өметләнәләр оештыручылар.
Рамазан ае дәвамында нәзарәтнең хәйрия бүлеге һәм яшьләр бүлеге "Рамазан - изге гамәлләр ае" кысаларында көн саен хәйрия чаралары оештыралар.