Чит ил дини уку йортлары шәкертләре өчен мөфти белән очрашу уздырылды

17 июль 2014 ел 13:20

16 июльдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чит илләрдә дини белем алучы шәкертләр белән очрашты. Гарәп Әмирлекләрендә, Мисырда, Төркиядә һәм Ливанда гыйлем туплаучы 30дан артык студент мөфти белән аралашып, аңар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.   

Чит илләрдә белем алучы яшьләребезнең хәл-әхвәлләрен белү, аларның укулары белән кызыксыну һәм нәзарәт белән яшьләр арасында элемтәләр булдыру максатыннан ел саен уздырыла торган чара нәтиҗәле  фикер алышуга корылды. Анда шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, Президент Аппараты каршындагы дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гатауллин катнашты.  

Мөфти шәкертләрне алган гыйлемнәре белән җәмгыятькә файда китерергә чакырды. Нәзарәт алып барган эшчәнлек белән таныштырып, дәгъват юнәлешендәге гамәлләргә тукталды. Мөфти хәзрәтләре гарәпчә "нәсх" стилендә Коръән әзерләнүе хакында сөйләде. Әлеге Изге китап мөфти соравы буенча, барлык  каллиграфия кагыйдәләренә таянып,  каллиграф Мөхсин Демирәл тарафыннан әзерләнде. Хәзер әлеге эш азагына якынлашып килә.  

Камил хәзрәт татар һәм рус телләрендә тәфсирләр әзерләнүе хакында да әйтте. Аерым алганда, дини галим Әбу Мансур әл-Матуридиның 17 томлык тәфсире тәрҗемә ителә. 

Татарстан мөфтие сөйләшү барышында яшь белгечләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсенә тукталды. Хәзрәт республикада имам кирәк мәчетләр булуы хакында әйтеп, шәкертләрне имамлыкка чакырды. 

Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр нәарәт тарафыннан яшь белгечләр өчен оештырылган мөмкинлекләр хакында җиткерде. Бүгенге көндә яшь имамнарга грантлар бирелүе, дини мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, имамнарның дини гыйлемен үстерү һәм башкалар турында сөйләде. Рөстәм хәзрәт нәзарәт чит илләрдә белем алучы шәкертләрне күз угында тотарга тиешлеген һәм аларга белемле белгечләр буларак өммәтебез зур өметләр баглавын әйтте.

Шәкертләр мөфтидән җәйге яллары вакытында республика мәчетләрендә практика узу мөмкинлеген тудыруны сорадылар. Шулай ук дин мәсьәләләренә кагылышлы сорауларын да бирделәр. Мөфти аларга шактый дини сорауларны аңлатып бирде. 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге оештырган чара мөфти катнашында ифтар мәҗлесе белән тәмамланды. 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана