15 июльдә ТР МДН хәйрия һәм яшьләр бүлеге "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен сабын кайнату буенча мастер-класс уздырдылар. Балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә тәрбиячеләр белән бергәләп, сабын ясап карадылар. Шулай ук өлкәннәр балаларга шәхси гигиена хакында сөйләделәр.
Тирә-юньдәгеләрнең игътибарлы карашы, яратуы балаларга куаныч алып килде. Аларның шатлыгы мәрхәмәтлерәк булырга, изге гамәлләрне дә күбрәк кылырга этәрә.