"Ярдәм" мәчетендә ураза дәвамында күзләре күрмәүчеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр катнашында ифтар мәҗлесләре уздырыла. Мәчеттән хәбәр итүләренә караганда, иман йорты каршында корылган шатырда көн саен 500ләп мөселман ифтар кыла. Бирегә көн саен Татарстанның танылган шәхесләре чакырыла. Күптән түгел, танылган җырчы Илһам Шакиров, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов ифтарда катнашкан. Илдар әфәнде мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовның эшчәнлеген югары бәяләде.
"Ярдәм" тернәкләндерү үзәге бүгенге көндә Татарстан, Башкортстан, Чечня, Дагыстан һәм башка төбәк мөселманнарына ярдәм күрсәтә. Монда күзләре күрмәүчеләрне компьютерда эшләргә, гарәп теленә өйрәтәләр. Аларга Изге Коръәнне өйрәнергә мөмкинлекләр тудырылган.