14 июльдә ТР МДНнең хәйрия бүлеге нәзарәтнең яшьләр бүлеге һәм Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары белән берлектә Яшел Үзән районындагы Норлат балалар йортында булдылар. Биредә Яшел Үзән балалар йорты белән бергә балалар өчен җәйге лагерь оештырылган.
Яшь тамашачылар театры балаларга юл хәрәкәтләре турында «Светофор» дигән тамаша күрсәтте. Шулай ук сабыйларга бу көнне күчтәнәчләр өләшенде.