Мөфти Лениногорск районы мөселманнары белән аралашты

15 июль 2014 ел 14:24

14 июльдә мөфти Камил хәзрәт Лениногорск мөхтәсибәтендә булды. Биредә ул 200дән артык мөселман кардәшебезне җыйган шәһәр ифтарында катнашты. Мөфти белән бергә Лениногорск районына беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм нәзарәтнең башка вәкилләре дә барды. Ифтарда район җитәкчесе Рәгать Хөсәенов, Лениногорск мөхтәсибе Исмәгыйл  хәзрәт Сингатуллин, шулай ук Баулы, Ютазы районнары мөхтәсибләре катнашты. 

Мөфти район җитәкчесенә һәм мөхтәсибкә, җирлектә актив дини эшчәнлек алып барылуын билгеләп үтеп, рәхмәтен җиткерде. "Сезнең үзара килешеп эшләүдән мөселманнарга кагылышлы бик күп мәсьәләләр вакытында хәл ителә. Алга таба да динебез үсешенә өлеш кертеп, мөселманнарга ярдәм итеп, Ислам кушканча яшәргә язсын", - дип теләде Камил хәзрәт. 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана