14 июльдә мөфти Камил хәзрәт Лениногорск мөхтәсибәтендә булды. Биредә ул 200дән артык мөселман кардәшебезне җыйган шәһәр ифтарында катнашты. Мөфти белән бергә Лениногорск районына беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм нәзарәтнең башка вәкилләре дә барды. Ифтарда район җитәкчесе Рәгать Хөсәенов, Лениногорск мөхтәсибе Исмәгыйл хәзрәт Сингатуллин, шулай ук Баулы, Ютазы районнары мөхтәсибләре катнашты.
Мөфти район җитәкчесенә һәм мөхтәсибкә, җирлектә актив дини эшчәнлек алып барылуын билгеләп үтеп, рәхмәтен җиткерде. "Сезнең үзара килешеп эшләүдән мөселманнарга кагылышлы бик күп мәсьәләләр вакытында хәл ителә. Алга таба да динебез үсешенә өлеш кертеп, мөселманнарга ярдәм итеп, Ислам кушканча яшәргә язсын", - дип теләде Камил хәзрәт.