17 июльдә мөселманнар танылган дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, "Апанай" мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) каберен зиярат кылачак, аның рухына багышлап догалар укыячаклар. Чара Казан мөселман зиратында сәгать 11.00дә башлана. Ә җыелу "Апанай" мәчете янында сәгать 10.00 дә.
Россиянең һәм Татарстанның танылган дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якуповның фаҗигале төстә арабыздан китүенә 19 июльдә ике ел тула.