Казанның "Апанай" мәчетенә Төркиянең Татарстандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы килде. Мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров мөхтәрәм кунакны иман йорты тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды.
Әлеге очрашуда шулай ук, Төркиядән килгән Коръән-хафиз Сәләхетдин Оҗаклы катнашты. Коръән-хафиз биредә тәравих намазларын үткәрә һәм Коръән-хәтем чыга.
Очрашу вакытында дин әһелләре һәм кунаклар татарларның һәм төрекләрнең дини гореф-гадәтләре, бүгенге көндә алып барылган үзара хезмәттәшлек хакында сөйләштеләр. Нияз хәзрәт Төркия консулына "Иман" нәшриятында дөнья күргән китапларны бүләк итте.