Чирмешәндә 130 кеше катнашында ифтар мәҗлесе уздырылды. Әлеге ифтарда катнашкан нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров җыелган халыкка мөфти исеменнән сәлам җиткереп, Рамазан аенда изге ниятләр генә кылып, гөнаһлардан тыелып яшәргә өндәде. Дин йортына янкорма төзегәндә булышкан Габбас Юнысов, Булат Латыйпов, Равил Галләмовка Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең "Рәхмәт хатын" һәм истәлек бүләкләрен тапшырды. Әлеге мөселман кардәшләрне динебез үсешенә өлеш керткән өчен зурладылар, дип хәбәр итәләр Чирмешәннән.
Район башлыгы Наил Зарипов та дин йортына, намазга килгән халыкка ихлас, ярдәмчел, динле булу кирәклеген әйтте, дус, аңлашып яшәргә, имамнарга халыкны тәрбияләүдә, дин юлында сабырлыкка чакырды.
Чирмешән мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов: "Әгәр ураза тотасың, изге гамәлләр генә кыласың, кирәкмәгән гамәлләрдән тыелырга үзендә көч табасың икән, Аллаһы Тәгаләгә савапларын бирә. Ураза тоту һәр мөселман өчен – фарыз гамәл, чистарыну, пакълану мөмкинлеге", - диде.
Җомга намазында Төркиядән килгән Осман хәзрәт тә катнашты, Коръән аятьләре укыды.
Күмәк халык белән намаз укылгач, бабайлар, әбиләр, яшьләр, имамнар – барысы 130лап кеше ифтар мәҗлесендә сыйланды. "Хәзер табын көйләү өчен мәчеттә аерым заллар бар. Мәҗлесләрне оештыруга гел булышып торучы ханымнар да күп, аларга зур рәхмәт, . Бу көннәрдә мәчеттә авыз ачтырулар тагын да оештырыла", - дип хәбәр итә Кадыйр Гомәров.