Чирмешән мөселманнары ифтары үтте

14 июль 2014 ел 12:18

Чирмешәндә 130 кеше катнашында ифтар мәҗлесе уздырылды. Әлеге ифтарда катнашкан нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров җыелган халыкка мөфти исеменнән сәлам җиткереп, Рамазан аенда изге ниятләр генә кылып, гөнаһлардан тыелып яшәргә өндәде. Дин йортына янкорма төзегәндә булышкан Габбас Юнысов, Булат Латыйпов, Равил Галләмовка Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең "Рәхмәт хатын" һәм истәлек бүләкләрен тапшырды. Әлеге мөселман кардәшләрне динебез үсешенә  өлеш керткән өчен зурладылар, дип хәбәр итәләр Чирмешәннән. 

Район башлыгы Наил Зарипов та дин йортына, намазга килгән халыкка ихлас, ярдәмчел, динле булу кирәклеген әйтте, дус, аңлашып яшәргә, имамнарга халыкны тәрбияләүдә, дин юлында сабырлыкка чакырды.
 
Чирмешән мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов: "Әгәр ураза тотасың, изге гамәлләр генә кыласың, кирәкмәгән гамәлләрдән тыелырга үзендә көч табасың икән, Аллаһы Тәгаләгә савапларын бирә. Ураза тоту һәр мөселман өчен – фарыз гамәл, чистарыну, пакълану мөмкинлеге", - диде.
 
Җомга намазында Төркиядән килгән Осман хәзрәт тә катнашты, Коръән аятьләре укыды. 
 
Күмәк халык белән намаз укылгач, бабайлар, әбиләр, яшьләр, имамнар – барысы 130лап кеше ифтар мәҗлесендә сыйланды. "Хәзер табын көйләү өчен мәчеттә аерым заллар бар. Мәҗлесләрне оештыруга гел булышып торучы ханымнар да күп, аларга зур рәхмәт, . Бу көннәрдә мәчеттә авыз ачтырулар тагын да оештырыла", - дип хәбәр итә Кадыйр Гомәров.
 
 
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана