Дин турында язучылар ифтарга җыелды

12 июль 2014 ел 13:48

Ел саен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дин темасына язучы каләм әһелләрен  ифтарга җыя. Бу юлы мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм 50 дән артык журналист катнашында ифтар 11 июльдә үткәрелде.  Мәҗлестә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Сәгъдәтшин катнашты.  Әлеге дини мәҗлес  Ислам  кыйммәтләрен халыкка җиткерүгә күп өлеш керткән  каләм ияләренә рәхмәт әйтү, үзләре дә ураза тоткан, намаз укыган журналистларга мөбарәк рамазан аенда бер җыелып дин хакында сөйләшергә мөмкинлек тудыру  булып тора. Ифтар мәҗлесенә килгәннәр бергәләп намаз укыдылар, дога кылдылар, аннары үз фикерләрен һәм сорауларын җиткерделәр. Табын артында сөйләшү бары динибезгә кагылышлы мәсьәләләргә багышланды.

Бүгенге көндә татар матбугатында ислам кыйммәтләрен җиткерүче даими сәхифәләр дөнья күреп килә. Дин темасын яктыртуга махсуслашкан журналистларыбыз да бар. Әйтик, күп еллар дәвамында танылган журналист Әлмира апа Әдиатуллина (“Мөслимә” газетасы редакторы), Вәсилә апа Рәхимова (дин әһелләре турындагы китаплар авторы), Хатыйп Гәрәев (“Инфо-Ислам”), Рәшит Минхаҗ (“Ватаным Татарстан”),  Ләйсирә Фазлыева (“Яңа Гасыр” ТРК, “Нәсыйхәт”) һәм башкалар бу теманы колачлап киләләр, соңгы елларда Римма Гатина (“Мәгариф”), Алсу Хәсәнова (“Ватаным Татарстан”), Мөршидә Кыямова  (“Интертат”), Нурия Әлмиева (“Гаилә һәм Мәктәп”), Нәзирә  Рәхмәтуллина  (“Мәдәни Җомга”), Рәшидә Әхмирова ("Ирек мәйданы"),  Мөршидә Фатыйхова (“Татарстан” ТРК), Нәүбәһәр Кәбирова  (“Дин вә мәгыйшәт”), Нияз Сабирҗанов (“Шура”), Райнур Шакиров ("Азатлык") үзләренең журналистик эшчәнлекләре белән мөселманнарга зур хезмәт куялар.  Басма матбугат һәм телевизион каналлардан тыш, “Интертат. ру”, Татар-Информ” кебек интернет чыганакларда  да дини хәлләрне,  вакыйгаларны  чагылдырган күркәм сәхифәләр  алып барылуы куандыра.

“Динебез хакында без, имамнар, мөнбәрдән сөйлибез, нәсихәтлибез. Ә , журналистлар газетларга язып, сюжетлар ясап, шушы нәсихәтләрне җиткерергә һәм дини эшчәнлекне алып барырга ярдәм итә”, - диде журналистлар белән аралашканда мөфти Камил хәзрәт. Шулай ук ул ураза тоту, Коръән уку саваплары хакында җиткерде. Үзе дә бар ихласын биреп һәм матур аһәңле тавышы белән  Коръән укып,  мәҗлескә җыелганнарның калебләренә бер нур өстәде төсле. Догалар әйтеп, Аллаһы Тәгаләдән барчабызга именлек, бәрәкәт, иман,  ярдәм сорады.  Аннары Рөстәм хәзрәт Батыр, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзләренең үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр. Рөстәм хәзрәт Батыр рамазан аеның мәрхәмәтлелек ае булуына басым ясады.

Мөхтәрәм дин әһелләре сүзенә журналистлар да кушылды.

Әйтик, “Яңа гасыр” каналының “Манзара” тапшыруын алып баручы, танылган журналист Илдар Кыямов нәзарәт тарафыннан рамазан аена махсус әзерләнгән социаль роликларның мөһимлеген билгеләп үтте. Әлеге роликлар мәрхәмәтле булырга чакыра, рамазанны изгелек төшенчәсе аша аңларга булыша. Илдар әфәнде узган ел “Яңа гасыр” каналы ярдәмендә уздырылган хәйрия  телемарафонын искә төшереп, бу эштә канал хезмәткәрләренең  зур тырышлык куюлары хакында  да әйтте.

Өлкән яшьтәге каләм ияләре Әлмира апа Әдиатуллина һәм Вәсилә апа Рәхимовалар шәхсән мөфтигә һәм нәзарәткә республикабызда алып барылган уңай дини эшчәнлек өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. “Бүгенге көндә динебез үсәр өчен һәм Исламга килер өчен бар мөмкинлекләр дә бар”, - диделәр.  Әлбәттә, өлкән апайлар яшьләр колагына кереп калырлык итеп, үзләренең башларыннан үткәннәрне дә сөйләп уздылар.

Журналист Искәндәр Сираҗи исә мәҗлескә  “күчтәнәч” белән килгән иде. Ул яңа табадан төшкән “Сираҗи сүзе” газетасын таратты. Бу газетка да ул дини темага шактый материаллар урнаштырган булып чыкты, шунда ук кайберәүләр: “Хәерлегә генә язсын”, - дип теләделәр.

“Нәсыйхәт” тапшыруының автор һәм алып баручысы Ләйсирә Фазлыева исә хәзрәтләргә рәхмәт әйтеп, үзенең сорауларын юллады. “Фитыр сәдакасы бирү бик тә саваплы гамәл. Барча мөселманнарның фитыр бирәсе килә. Әмма кайчак аны кемгә бирергә икән, дигән уй килә. Аны нәкъ менә мохтаҗ кешеләргә бирәсе килә. Фитыр сәдакасенә мохтаҗ булганнарны каян табарга? Хәзрәтләр, сез аларны ничек табасыз?”, - диде ул. Әлеге сорауга мөфти Камил хәзрәт: “Мәчетләргә фитыр сәдакасе тартмасы куела. Мәчетләргә үзләре килгән мохтаҗларга шуннан алып бирелә ул сәдака. Аннары мәчетләрдә эшләүчеләр шәһәр хакимиятләренә, социаль яклау бүлекләренә чыгалар. Шулар аркылы мохтаҗларны табабыз”, - дип җавап бирде.  Рөстәм хәзрәт Хәйруллин фитыр темасын дәвам итеп,  мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләр дә, авылларда эшләүче кайбер имамнар да ярдәмгә мохтаҗ икәнне әйтте. “Авыл имамнары, бигрәк тә читтән килгән яшь имамнарга яшәргә урын, ашарга ризык, киенергә кием кирәк. Әмма, халык аларны “фәрештә” дип уйлый кебек. Фәрештәләргә генә йокларга да, ашарга да кирәкми.  Менә без имамнар белән бер елны Туфан абый Миңнуллинның, урыны оҗмахта булсын,  “Мулла“ спектаклен карадык. Шунда бик яхшы күрсәтелгән, яшь муллаларның хәле”, - диде ул.

Журналист Ләйсирә Фазлыева сорауларын биргәч хезмәттәшләренә: “Без рамазан ае турында сөйләгәндә, язганда, уразаның ничә сәгать дәвам итүе турында әйтеп кенә чикләнмәсәк иде. Рамазан аеның башка якларын да, ягъни, аның һәр мөселман өчен кадерле, мөбарәк ай булганы, саваплары турында да сөйлик. Безнең һәр соравыбызны ачыкларга һәм ярдәмгә итәргә теләгән гыйлемле хәзрәтләребез, Аллага шөкер, бар”, - дигән теләген җиткерде.

Журналистлар белән аралашканда Камил хәзрәт рамазанның соңгы ун көнендә иг ътикяф кылырга ниятләве хакында да сөйләде. Иг ътикяф ул берәр изге урыннан, мәчеттән  берникадәр вакыт чыкмыйча гыйбадәт кылып, намазлар укып, Коръән укып яшәү. Камил хәзрәтнең игътикяфка керүе беренче тапкыр түгел. Каләм әһелләренә ул моңарчы да бу гамәлне башкаруы хакында әйтте. (Игътикяф - мәчеттән чыкмыйча гыйбадәт кылу)

Җурналистларның күркәм ифтар мәҗлесе Казанның Петербург урамында берничә атна элек кенә ачылган “Хөрмә” ресторанында узды. Ресторан хуҗалары һәркемне ачык йөз белән каршы алдылар. Өстәлгә исә авыллардагы өй ашларында гына очрый  торган как кебек ризыклар да куелган иде. Мәҗлес узган урын хуҗаларының хөрмәт күрсәтүе дә ифтар ашына бер ямь бирде.

Айзирәк Гәрәева

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана