Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте изге гамәлләр һәм шәфкатьлелек ае - Рамазан кысаларында төрле акцияләр, чаралар бик теләп үткәрә. Әлеге максатларда аеруча инвалидларга, мохтаҗ гаиләләргә зур
игътибар күрсәтелә. 10 июльдә Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчет бинасында күрмәүче инвалидлар өчен Коръән уку мөмкинлекләрен тудыру нәүбәтендә курслар ачылды. Күрмәүче инвалидларның шатлыклы мизгелләрен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, ТР МДН яшьләр эшләр һәм хәйрия бүлекләре белгечләре, Әлмәт районы башлыгы киңәшчесе Ф.Гарипов һәм башкалар уртаклашты.
Фәһим хәзрәт күрмәүче инвалидлар өчен Коръән уку мөмкинлекләрен тудыру - мөхтәсибнең бер юнәлеше буларак билгеләнүен һәм бу юнәлештә беренче тәҗрибәләрне туплауны билгеләп үтте. Рөстәм хәзрәт исә Әлмәттәге әлеге вакыйганың, чыннан да, хупланган эш булуына басым ясады. “Без һәрвакыт Пәйгамбәребездән үрнәк алып, төрле күркәм яхшы гамәлләр кылырга тырышабыз, шул рәвешле дөньяны яхшы якка үзгәртергә телибез. Мохтаҗларга, инвалидларга ярдәмне даими күрсәтергә тиешбез. Әлмәттә мәчет каршында күрмәүче инвалидларга Коръән уку мөмкинлекләрен тудыру зур мәртәбә. Мондый мөмкинлек тудыру - ислам диненең төп максатына ирешү ул. Без “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге белән Әлмәттә тәҗрибә уртаклашуны оештыруны да күз уңында тотабыз, - диде Рөстәм хәзрәт.
Күрмәүче инвалидлар Луи Брайль системасы (күрмәүчеләрнең бармак белән укуы өчен махсус система) буенча Төркиядән кайтартылган 6 томлык Коръән китабы, шулай ук әлеге системада басылган башка дини китаплар белән тәэмин ителде.
1985 елдан бирле күрмәүчеләр оешмасын җитәкләүче Н.Гаязова биш вакыт намаз укучы, ураза тотучы инвалидлар исеменнән әлеге мөмкинлекләрне тудырганнары һәм даими ярдәм күрсәтеп килгәннәре өчен Әлмәт мөхтәсибәтенә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Тагын шунысын да искәртеп узарга кирәк, инвалидларны әлегә атнага бер тапкыр укырга алып килү-китү өчен такси белән килешү төзелгән. Биредә аларга ислам нигезләре буенча дәресләр дә биреләчәк, дип хәбәр итте мөхтәсибәт хәбәрчесе Ландыш Гыймаева.