Чаллыда шәһәркүләм ифтар узды

11 июль 2014 ел 09:45
10 июльдә Чаллы мөхтәсибәте шәһәрнең мөселман активы өчен авыз ачу мәҗлесе уздырды. Ул “Аш-Су” ресторанында 200 кеше катнашында үтте. Мәҗлестә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең башка җаваплы хезмәткәрләре, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәд Флорид улы Латыпов, шәһәр имамнары, эре предприятие, оешма җитәкчеләре, гади мөселманнар катнашты. Җыелучылар иң башта “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме Азат хәзрәт Шәриповның Рамазан ае фазыйләтләренә багышланган эчтәлекле вәгезен тыңладылар.
 
Аннары ифтарга чакырылучыларны шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәд Флорит улы, мөфти Камил хәзрәт сәламләделәр. Үз чыгышында мөфти хәзрәт һиҗрәттән соң ел ярым узгач иңдерелгән “Бәкарә” сүрәсенең 183 нче аятенә тәфсир ясады. Анда Аллаһы Тәгалә Адәм г.с.нән башлап барлык пәйгамбәрләргә фарыз иткән уразаның безгә дә фарыз булганлыгы хакында сүз бара. Ул чыгышының ахырында пәйгамбәребезнең (с.г.в.) “Кем Рамазан аенда Аллаһка ышанып, Аллаһның рәхмәтенә өмет итеп ураза тотса, аның барча гөнаһлары гафу ителер,”- дигән хәдисенә тукталды, “Безгә дә Рамазаннан чип-чиста, яңа туган бала кебек гөнаһсыз килеш чыгарга насыйп булсын!”- дигән теләк белән вәгазен тәмамлады.
 
Чыгышлардан соң ахшам намазы укылды, мәҗлес барышында да чыгышлар булды. Төркиядән килгән Коръән-хафиз Нияз Ой бик тә тәэсирле итеп Коръән укыды. Ашка дога кылынды. Аннары мәҗлестә катнашучылар мәчетләргә тәрәвих намазына таралыштылар.
Чаллы мөхтәсибәтендә шәһәр күләмендә ифтарлар уздыру тардициягә керде. Ул быел алтынчы ел уздырылды, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән. 
 
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана