“Каzan-Arena” стадионында II республикакүләм ифтар үткәрелде

09 июль 2014 ел 16:05

8 июльдә Татарстан башкаласының “Каzan-Arena” футбол стадионында, республика күләмендә икенче мәртәбә буларак (беренчесе 2011 елда булды), ифтар уздырылды. 

Килгән халыкка ишек төбеннән үк намазлык һәм су тутырылган шешәләр таратып, волонтерлар кая барасын күрсәтеп торды. Башта садионга куелган мөнбәр янына басып, республика районнары һәм шәһәрләре казыйлары, имам-хатыйблары, бер-берсен алыштырып, Коръән сүрәләре укып, халыкка саф татарча вәгазьләр сөйләде, ислам дине кыйммәтләрен төшендерергә тырышты. Һәркайсы шушындый зур залга бөтен республикадан халыкны җыеп (ә бирегә автобусларда ерактан килүчеләр дә күп иде) ифтар оештырганнарга, ачык рәвештә дин тотарга рөхсәт һәм бүгенге кебек ифтарлар үткәрү мөмкинлеге биргән дәүләт һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исә мөхтәрәм җәмәгатькә сөйләгән вәгазенең эчтәлеге дингә тартылуның, Рамазан уразасын тотуның, намаз укуның мөселманнар өчен әһәмияте турында булып, болар дини гыйбарәләр китереп расланды, изге Коръән сүрәләре белән дәлилләнде.

Ахшам намазын җәмәгать белән урам якка чыгып укыганнан соң, халык ир һәм хатын-кыз затларына аерым итеп стадион холлында корылган табынга рәхим итте. Әйтүләренчә, бүгенге ифтарга тонна чамасы пылау пешерелгән, кайнар пылау һәм башка төр нигъмәтләр биредә мул итеп тезелгән иде. Шартын туры китереп авыз ачканнан соң, яше-карты, баласы-чагасы үзара гәп куертып, хис-кичерешләре, дөнья хәлләре турында фикер алышты, бергә җыелып рух ныгыту мөмкинлегенә куанышты. Аннары табынга бергәләп дога кылынды, Аллаһы Тәгаләдән күп милләтле Ватаныбызның чәчәк атуын, халкының иминлектә яшәргә насыйп итүе соралды. 

Стадионның зур экранында исә Украина качакларына ярдәмгә 7715 номерына “закят” сүзе җыеп СМС җибәреп булуы турында реклама, "Хузур" нәшрият йорты әзерләгән социаль роликлар күрсәтелеп торды. Ләкин бу ифтар мәҗлесендә, Кырымның Бакчасарай шәһәре ятимнәренә ярдәм йөзеннән хәер җыю планлаштырыла, дип алдан әйтелсә дә, алай булмады. 
Республика ифтарында Татарстан Республикасы җитәкчелегеннән Президент Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков һәм башка рәсми даирәләр, төрле төбәкләрдән кунаклар, ислам дине әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре килгән иде. Шулай ук күп балалы гаиләләр, инвалидлар, сукыр һәм начар ишетүче, ягъни ярдәмгә мохтаҗлар катнашты. ТР мөселманнары Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, “Казан-Арена” стадионы дирекциясе оештырган республикакүләм икенче ифтарга барлыгы 3 меңгә якын (Казанның Меңьеллык мәйданында үткәрелгән беренчесендә - 1,5 мең тирәсе)  кеше килгән дияргә була.

Соңыннан журналистлар белән аралашкан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, киләсе елга ифтарның Казанда Россия күләмендә итеп уздырылуы да бик мөмкин. Универсиадага дип төзелгән әлеге зур "Каzan-Arena" стадионы моның өчен кулай, куркынычсыз, гомумән, шундый киңкүләм чаралар уздыру өчен барлык параметрлар да туры килә, дип саный Татарстан мөфтие.

Искәртеп үтәбез: Ураза гаете 28 июльгә билгеләнгән.

 

Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана