9 июльдә Биектау районы халкы өчен зур ифтар үткәрелде. Ифтарны район мөхтәсибәте җирлек хакимияте ярдәмендә оештырды. Ифтар мәҗлесендә нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, имам-мөхтәсиб Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, имамнар, районда яшәүчеләр катнашты. Барлыгы 300дән артык кеше җыелган иде.
Авыз ачу мәҗлесенә кадәр Нияз хәзрәт җыелган халыкка Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткереп, рамазан хакында сөйләде. Дини һәм денле булуның хикмәтләре турында җиткерде. Ифтарда катнушучылар Коръән-хафизлар әзерләү үзәге шәкерте Сәетдавыд Сөеновның һәм Төркиядән килгән кунак, Коръән-хафиз Идрис хәзрәтнең сүрәләрне укуларын бирелеп тыңладылар. Район ифтары динебезгә бер дәгъват булды.