Бүген ТР МДНдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран республикасының Татарстандагы генераль консулы Рәсүл Шаян белән очрашты. Очрашуда сүз нәзарәт белән консуллык арасында алып барылган хезмәттәшлек хакында барды. Шулай ук сөйләшүдә катнашучылар бүгенге заман мөселман дөньясындагы хәлләр турында фикер алыштылар.