Суыткычта мохтаҗлар өчен "Рамазан хәзинәсе"

08 июль 2014 ел 15:55

Казанның “Тынычлык” мәчете ишегалдында мохтаҗлар өчен ризыклар тутырылган суыткыч куелды. “Рамазан хәзинәсе” дип аталган суыткыч даими рәвештә ипи, тәм-томнар, төрле ярмалар белән тулыландырылып тора. Биредә теләгән һәркем мохтаҗлар өчен сәдакә итеп ризыклар калдырып китә ала.

Мохтаҗларга һәм картларга ярдәм итү йөзеннән мондый төр акция беренче мәртәбә уздырыла.

“Пәйгамбәребез бик юмарт була. Рамазан аенда бигрәк тә мохтаҗларның һәм тирә-юньдәгеләрнең күңелен күреп ярдәм иткән. “Рамазан хәзинәсе” юмарт булырга һәм михербанлык күрсәтергә этәрә торган бер чара. Суыткычка күпме ризык калдырып китүең мөһим түгел, чөнки кечкенә сәдакә бирү дә үзе бер изгелек”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Мөфти уйлавынча “Тынычлык” мәчетеннән башланган әлеге чараны башка мәчетләр дә күтәреп алыр, Алла боерса. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана