Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Теләче районына сәфәр кылды. Сәфәр кысаларында мөфти район җитәкчесе Илдус Зарипов белән очрашып, мөхтәсибәт эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләште. Әлеге очрашуда шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнашты.
Мөфти район җитәкчелеген рамазан белән котлап "Хузур" нәшрият йорты чыгарган китапларны бүләк итте, мәхәллә халкы белән аралышты.
Рәсми сөйләшүдән соң хакимият башлыгы һәм дин әһелләре катнашында ифтар ашы уздырылды.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/ru/node/14241