7 июльдә "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан мәдрәсәсендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында ифтар уздырылды. Ифтарга кадәр мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин мөфтигә һәм мәҗлескә җыелган кунакларга уку йортын күрсәтте. Күптән түгел мәдрәсәгә ремонт ясалды. Уку бүлмәләре, мәдрәсәнең диварлары яңартылды.
Ифтарга килгән кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, мәдрәсәнең попечительләр советы әгъзасы Вәдүт Вафин бар иде. Шулай ук ифтарга татар халкының яраткан җырчысы Илһам ага Шакиров чакырлыган иде. Мөфти ихластан танылган җырчыбызны рамазан белән котлап сәламләде.
Ифтардан соң дин әһелләре, кунаклар тәравих намазына калдылар, дип хәбәр итә «Татар-информ».