Әбиле бала-тәрбияле бала

07 июль 2014 ел 13:42

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең мөслимәләр җәмгыяте “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге белән берлектә Изге Рамазан ае кысаларында “Әбиле бала – тәрбияле бала” исемле кичә уздырды. Әлеге чарага җыелучылар игътибарны әхлакый кыйммәтләргә юнәлттеләр. Әлмәт имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов та шәхеснең камилләшүендә һәм үсүендә әдәп-әхлак, дини тәрбиянең роле зур булуын ассызыклап үтте, Рамазан аеның фазыйләтләренә тукталды.

Әлмәт шәһәре мәгариф идарәсе баш белгече Н.Ганиева, авыл җирлеге башлыгы С.Миңнебаев, китапханәче Г.Вафина, Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Н.Зиятдинова һәм башкалар да киләчәк буынны әхлаклы, белемле, зыялы итеп күрергә теләүләрен белдерделәр.“Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Л.Зарипова яшь буынны тәрбияләүдә рухи-әхлакый кыйммәтләрнең, милли һәм дини йолаларбызның йогынтысы бәяләп бетергесез булуын ассызыклады. Элек-электән үк борынгы әби-бабаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр генә кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән. Алар бер-берсеннән күңел җылысын кызганмыйча, үзара ярдәмләшеп, тату гомер иткәннәр. Кичә барышында Вәсилә һәм Рамил Григорьевлар, Земфира һәм Рәис Заһидуллинар, Эльвира һәм Асаф Әхмәтовлар залдагыларны  гаиләләрендәге әдәп-әхлак тәрбиясенең  ни дәрәҗәдә  куелуы белән таныштырдылар. Иманлы булу – ул динле булу дигән сүз генә түгел, ул әхлакый кагыйдәләр буенча тормыш итүне дә аңлата. Пөхтә итеп киенү, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу – шундый күркәм сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, халкыбыз әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, ата-ана хакын хакларга, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, борынгы йолаларны мөмкин кадәр үтәргә тырышкан. Сафия абыстай Кәримова исә әдәп-әхлак сыйфатының гамәлдә чагылуын, көндәлек тормышта билгеле бер калыпка салынуын, шулай ук әбиле гаиләдә  үскәннәрнең тәрбияле икәнлеге әллә каян күренеп торуын  да искәртеп  узды. Дини викторина сорауларына җавап бирүчеләр  авыл җирлеге башлыгының призына ия булдылар.  Мөнәҗәтләр, шигырь укулар белән үрелеп барган кичә авыл мәчетендә мул табын артында ифтар мәҗлесе белән тәмамланды, дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәтеннән Ландыш Гыймаева. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана