Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте хезмәткәрләре изге Рамазан ае кысаларында гадәти булмаган - “Татлы ифтар” исемле акция уздырдылар. 4 июльдә Р.Фәхретдин исемендәге үзәк мәчет янында җомга намазына килүчеләргә финиклар - хөрмә җимешләре таратылды. Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, әлеге акцияне үткәрү Рамазан аеның ни дәрәҗәдә изге гамәлләр ае икәнлеген күрсәтү белән бәйләнгән . Ә инде финик таратуга килгәндә, ул һич тә очраклы түгел. Чөнки сөннәт буенча авыз ачканда финик ашаганнар. Аллаһы Тәгаләнең илчесе пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. нәкъ тә шулай эшләгән. Финик белән авыз ачканнан соң гына ахшам намазын укыган.
Л.Гыймаева