Кукмарада мөселманнар җыены узды

04 июль 2014 ел 14:18

Рамазан аеның беренче атна кичендә Кукмара Үзәк мәчетендә мөселманнар җыены кысаларында  вәгазь сөйләнде. Изге айның фазыйләтләренә багышланган вәгазь алдыннан башкалабызда булып узган «Милли тормыш һәм дин» форумы эшендә катнашкан якташларыбыз чыгыш ясады, дип хәбәр итәләр Кукмарадан. Чишмәбаштан Динар Шәмсетдинов һәм Яңа Сәрдектән Илфат хәзрәт Гарипов форум эшчәнлеге турындагы фикерләре белән уртаклаштылар, милләтебезнең киләчәген кайгыртып, делегатлар ниндирәк эчтәлекле тәкъдимнәр яңгыратканнарын җиткерделәр. Соңыннан Камышлы авылы имамы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев  Рамазан аеның фазыйләтләренә багышланган вәгазь сөйләде. Ахшам намазыннан соң җыенда катнашучылар мәдрәсәдә оештырылган ифтар мәҗлесенә чакырылды.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана