Рамазан аеның беренче атна кичендә Кукмара Үзәк мәчетендә мөселманнар җыены кысаларында вәгазь сөйләнде. Изге айның фазыйләтләренә багышланган вәгазь алдыннан башкалабызда булып узган «Милли тормыш һәм дин» форумы эшендә катнашкан якташларыбыз чыгыш ясады, дип хәбәр итәләр Кукмарадан. Чишмәбаштан Динар Шәмсетдинов һәм Яңа Сәрдектән Илфат хәзрәт Гарипов форум эшчәнлеге турындагы фикерләре белән уртаклаштылар, милләтебезнең киләчәген кайгыртып, делегатлар ниндирәк эчтәлекле тәкъдимнәр яңгыратканнарын җиткерделәр. Соңыннан Камышлы авылы имамы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев Рамазан аеның фазыйләтләренә багышланган вәгазь сөйләде. Ахшам намазыннан соң җыенда катнашучылар мәдрәсәдә оештырылган ифтар мәҗлесенә чакырылды.