"Гаилә" мәчетендә ифтар ашлары уздыру дәвам итә. Мәхәллә мөселманнары тәравих намазларына да бик актив йөри. Ахшам намазы алдыннан татар һәм рус телләрендә сөйләгән вәгазендә Татарстан мөфтие урынбасары, мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин халыкны борчыган көнүзәк мәсьәләләрне күтәрә. "Эссе көннәрне дә күрдек, Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга сабырлык бирсен, савабын бирсен,- дип ул үткән кичне уразаның шартларына тукталды.- Һәр гыйбадәтнең шартлары булган кебек уразаның да шартлары бар. Ул һәр кешегә фарыз түгел. Аны түбәндәгеләргә тоту мәҗбүри: 1) мөэмин-мөселманнарга; 2) акылы булган кешеләргә; 3) балигъ булганнарга; 4) физик мөмкинлеге булганнарга..." Вәгазьдән соң мөселманнар ахшам намазы укыды, аннары ифтар табыны артында сый-нигъмәт белән сыйлангач, тәравих намазы гыйбадәтен кылу өчен кабат намаз залына чыкты.
Нәүбәхәр Кәбирова