Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең Баш мөфтие, Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга мөбарәк рамазан ае уңаеннан 3 мең данә Коръән бүләк итте. Белгәнебезчә, Рамазан-шәриф – Аллаһның Китабы Коръәни-Кәрим иңгән ай.
Баш мөфтигә бүләк ителгән Изге китап "Хузур" нәшрият йорты тарафыннан бастырылган "Казан басмасы". Инкыйлабка кадәр, бабаларыбыз эшләгән гарәп шрифты стилендә нәшер ителгән Коръәнне халык "Казан басмасы" дип атап йөртә. Яңа басма агымдагы ел башында әзерләп нәшер ителгән иде.
Изге китаплар Үзәк Диния нәзарәте мәхәлләләренә таратылачак.