Татарстан мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга 3 мең Коръән бүләк итте

04 июль 2014 ел 15:32

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең Баш мөфтие, Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга  мөбарәк рамазан ае уңаеннан 3 мең данә Коръән бүләк итте. Белгәнебезчә,  Рамазан-шәриф – Аллаһның Китабы Коръәни-Кәрим иңгән ай. 

Баш мөфтигә бүләк ителгән Изге китап "Хузур" нәшрият йорты тарафыннан бастырылган "Казан басмасы". Инкыйлабка кадәр, бабаларыбыз эшләгән гарәп шрифты стилендә нәшер ителгән  Коръәнне халык "Казан басмасы" дип атап йөртә. Яңа басма агымдагы ел башында әзерләп нәшер ителгән иде. 

Изге китаплар Үзәк Диния нәзарәте мәхәлләләренә таратылачак. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана