"Дин вә мәгыйшәт" - мөселманнар мәнфәгатен кайгыртучы газета

03 июль 2014 ел 15:16

“Дин вә мәгыйшәт” газетасының июнь саны җөмһүриятебез мөселманнары дөньясын төрле яклап яктырткан язмаларга бай. Газета Изге рамазан ае башлану уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать белән ачыла. Анда: “Ураза тоту безнең өчен рухыбызны чистарта торган бер сынау. Рамазанда Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, Раббыбыз ризалыгын, әҗер-саваплар алырга, җәннәткә якынаерга күп мөмкинлекләр туа. Бу айда Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәт ишекләрен ача, игелекле гамәлләребез өчен савапларны күпкә арттырып бирә. Гомеребез бик кыска, шушы гомеребездә насыйп булган бернинди байлыкны да бу мөмкинлекләр белән чагыштырып булмый. Рамазан ул безгә Аллаһы Тәгаләнең бер зур бүләге”, - дигән юллар бар.

Узган айда Россия һәм Татарстанның мөселман дөньясы вакыйгаларга бик бай булды. Казанда, мәсәлән, “Милли тормыш һәм дин” дип аталган V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды. Анда Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән 815 кеше катнашты, мөселманнарны борчыган бик күп проблемалар күтәрелде, кирәкле карарлар кабул ителде. Форум делегатлары ел да зурлап уздырыла торган “Изге Болгар җыены”нда да катнашты. Газетада шушы чараларны яктырткан язмаларга киң урын бирелгән.

... Айның һәр төнне яңа урында, шулай ук бер урында башка урынга караганда иртәрәк яки соңрак калкуын күзәтеп булганга, галимнәр арасында бу турыда бернинди каршылыклар тумый. Ләкин ай башын һәм ахырын билгеләүдә һәм моның дини кануннарны чыгаруга тәэсир итү-итмәве мәсьәләсендә бәхәсләр туа. Мөфти Камил хәзрәт “Рамазан аеның башын һәм ахырын билгеләү” дигән язмасында әнә шул бәхәсле мәсьәләгә җавап бирә.

Гомумән, газета, Изге рамазан аен, шул уңайдан халыкта туган сорауларга җавап бирүне күздә тотып әзерләнгән. Бу җәһәттән “Ураза” китабыннан китерелгән өзек тә укучыларыбыз өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз. ТҖ МДНнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров белән үткәрелгән “Төрмәдә ураза тотучылар саны арта бара” дигән әңгәмә дә, укучыларыбыздан килгән хатлар сәхифәсендәге язмалар да рамазан аеның язмышларга гаҗәеп тәэсире хакында.

Безнең бөек ислам динебездә бурычларны биш төркемгә бүлү кабул ителгән:

1) Аллаһ каршындагы бурычлар, ягъни Аллаһның синдә булган хокуклары;

2) үз-үзең каршындагы бурычлар;

3) гаилә әгъзаларың каршындагы бурычлар;

4) үз халкың, үз ватаның каршындагы бурычлар;

5) башка кешеләр каршындагы бурычлар, кешеләрнең бер-берсе каршындагы бурычлары.

“Тәфсир дәресләре” рубрикасында тәкъдим ителгән “Мөселманнарның бурычлары” дигән чираттагы язмасында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин шул бурычларның һәркайсына аерым-аерым тукталган.

Газетада шулай ук исламга кагылышлы сорауларга җаваплар, ифтар ашларының кайсы мәчетләрдә үткәрелүен күрсәтүче таблица урнаштырылган, “Хузур” нәшрият йорты чыгарган китаплар турында мәгълүмат бирелгән.

“Дин вә мәгыйшәт” – һәр мөселманның мәнфәгатен кайгыртучы газета. Үзегезне борчыган сорауларны ТҖ МДНнә (Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт) яки naubahar67@list.ru һәм niyaz.kazan@yandex.ru адреслары буенча юллый аласыз.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана