"Апанай" мәчете рәсми төстә нәзарәт карамагына күчте

02 июль 2014 ел 14:42

Бүген Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыгы  “Апанай” мәчете бинасын федераль милектән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагына рәсми төстә тапшырды. Чарада катнашкан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Шулай итеп, мөселманнарның инкыйлабка кадәр төзелгән күчемсез вакыф милкен кабат кайтару процессы башланды. Бу тарихи биналар заманында мөселманнарга хезмәт иткәннәр. Бүгенге көндә кабат аларны мөселманнарга бирү эше башланды. Хәзер "Апанай" мәчете  юридик яктан нәзарәтнеке”, - дип аңлатып үтте. 

“Апанай” мәчетендә үткән рәсми чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыгы  җитәкчесе урынбасары Игорь Бабушкин, мәчет имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, мәхәллә халкы катнашты.  

Казанның Каюм Насыйри урамындагы «Апанай» мәчете төзелгәнгә ике гасырдан артык. Ул патшабикә Екатерина II Казанда ике таш мәчет төзергә рөхсәт биргәч 1768 елда салына. Иске татар бистәсенең күрке булган иман йорты 1930 елда ябылган. Еллар узу белән аның манарасы, гөмбәзе җимерелә.

1995 елда тарихи мәчет ТР Министрлар Кабинетының 660 нчы карары нигезендә мөселман мәхәлләсенә тапшырыла. Бинаны төзәтү эшләре башлана. Биредә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе факультеты ачыла. Мәчетнең торгызылуында, сакланып калуында Вәлиулла хәзрәтнең өлеше зур.

2000 елда “Россия мәдәнияте” программасына кертелә. 2003 елга кадәр, төзекләндерү эшләре башланганчы эшләп килә.

Дистә ел дәвамында мәчет Татарстан җитәкчелеге, тарихи корылмаларны саклау федераль программасы, аерым кешеләрнең хәйрия ярдәме белән төзекләндерелде. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Президент Рөстәм Миңнеханов булышлыгында, мәчетнең имам-хатыйбы, танылган дин әһелле, мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов тырышлыгы белән төзекләндерелгән мәчет 2011 елның декабрь аенда кабат ишекләрен ачты. Төзекләндерү эшләре 52 миллион сумга төште.

Мәчетнең бүгенге имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сүзләренә караганда, Вәлиулла хәзрәт башлаган дини эшчәнлек дәвам ителә. Биредә танылган дин әһелләре вәгазьләр укый, мәктәп яшендәгеләр өчен конкурслар үткәрелә, лагерьлар оештырыла. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана