Беренче ифтар мәҗлесе

27 июнь 2014 ел 10:57

"Гаилә" мәчетендә тарихи вакыйга – беренче ифтар мәҗлесе узды. Мәҗлескә 250 дән артык мөселман кардәшебез җыелган иде. Ахшам намазы алдыннан сөйләгән вәгазендә Татарстан мөфтие урынбасары, мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ураза тотуның файдасына тукталды:

“Ураза тоту сәбәпле Раббыбыз рәхмәте белән тәкъвалыгыбыз арта, Аллаһтан куркуыбыз көчәя. Аннан күбрәк курыккан саен аңа якыная барабыз. Ул безне Үзенә якынайтып, догаларыбызны кабул итә. Ураза тотуның икенче файдасы - сабырлыгыбызның артуы. Өченчедән, мохтаҗларның хәлләрен аңлый башлыйбыз. Сәгать 6 лардан соң бераз гына хәлсезлек кергәндер, тиздән ифтар кылырбыз, иншә Аллаһ. Ә бит гомере буе тамагы туйганчы ризык ашамаган мохтаҗлар күпме!- дип хәзрәт күңелләрне нечкәртеп алды. - Ураза мөселманнарны берләштерә – монысы да бәхәссез. Карагыз нинди генә милләт кешеләре утырмый биредә,- диде хәзрәт, тулы залга ишарәләп. - Һәм соңгысы - уразаның сәламәтлеккә файдасы. Моны галимнәр инде күптән дәлилләде. Көне буе ризыктан баш тартып без организмыбызга ял бирәбез. Каныбызны, ашказаныбызны, гомумән, бөтен организмыбызны чистартабыз”.

Авыз ачып, ахшам намазы укыганнан соң бар җәмәгать ифтар табынына утырды. Аллаһның ризалыгын өмет итеп, көне буе уразада булган мөселманнар тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйланды. Бүгенге мәҗлесне шушы Гаилә мәчете төзелешендә актив катнашкан кардәшебез Эмиль Наил улы әзерләткән иде. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Эмиль әфәндегә, шулай ук табынны әзерләүдә катнашкан хәзрәтләребезгә, мәхәлләдәшләребезгә үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Аннары мәҗлестәгеләр тәравих намазы гыйбадәтен кылу өчен намаз залына күчте. ... Гаилә мәчетендә ифтар ашлары ай буе дәвам итәчәк. Адресыбыз: Җ.Фәйзи урамы, 2 нче йорт. 

gailya.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана