30 июньдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөфтиләр шурасы һәм Мәскәү шәһәре Диния нәзарәте чакыруы буенча Мәскәүдә "Рамазан шатыры"нда оештырылган ифтарда булды. Ифтар мәҗлесендә төрле төбәк дин әһелләре, рәсми затлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, фән, мәдәният, сәнгать әһелләре, чит ил дипломатлары катнашты.
Татарстан мөфтие ифтарга җыелганнарны рамазан ае белән котлады. Мөфти хәзрәтләре ураза тоту мөһимлеге хакында сөйләде. Моннан тыш Казанда 8 июльдә үткәреләчәк республикакүләм ифтарга чакырды.