Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге, Россия ислам институты каршындагы Коръән-хафизларны әзерләү үзәге белән берлектә Татарстан мәчетләрендә тәрәвих намазларын үткәрүне оештырды. Рамазан дәвамында намаз вакытында Коръән-хәтем кылалар, ягъни Изге китапны тулысынча укып чыгалар. Казанның "Кол Шәриф", "Гаилә", "Әниләр", "Өметлеләр", "Казан нуры", "Ярдәм", "Нур Ислам" мәчетләрендә, шулай ук Әмәт, Салмачи бистәләре иман йортларында Коръән-хәтем чыгачаклар. Республика районнарына килгәндә, Питрәч, Түбән Кама, Чирмешән, Бөгелмә, Буа районнары мәчетләренә Коръән-хафизлар җибәрелгән. Киров өлкәсе "Исмәгыйль" мәчетенә дә Коръән-хафиз юлланган.
Моннан тыш Татарстан чакыруы буенча Төркиядән килгән 30га якын Коръән-хафиз рамазан дәвамында Татарстанның төрле районнарында, авылларында тәравих намазларын укыячаклар.