Бүген, 27 июньдә Кукмара районы Чокырча (Аман-Оштарма) авылында яңа мәчет ачылды. Хәзерге вакытта районда барлыгы 71 иман йорты эшләп килә. Яңа мәчетне ачу бәйрәме авылга күп сандагы кунакларны, авылдашларны җыйды. Чарада 150ләп кеше катнашты, дип хәбәр итәләр Кукмарадан.
Бәйрәмдә район имамнары, Кукмара мәдрәсәсенең директоры Ришат хәзрәт Курамшин, район хакимияте, Бирәзнәк җирле үзидарә вәкилләре катнашты. Алар җыелган халыкка үгет-нәсыйхәтләрен җиткереп Рамазан ае башлану һәм мәчет ачылу белән котладылар.
Мәчет салуга өлеш керткәннәргә исә рәхмәтләр әйтелеп, истәлеккә мәчет сурәте белән фоторамка бүләк ителде. Мәчет манарасыннан беренче азан яңгыраганнан соң халык җомга намазы укырга ашыкты.
Бәйрәм уңаеннан мул табынлы аш мәҗлесе дә үткәрелде.
Нияз Аксанов фотолары