Кукмарада яңа мәчеттә беренче намаз укылды

27 июнь 2014 ел 15:56

Бүген, 27 июньдә Кукмара районы Чокырча (Аман-Оштарма) авылында яңа мәчет ачылды. Хәзерге вакытта районда барлыгы 71 иман йорты эшләп килә. Яңа мәчетне ачу бәйрәме авылга күп сандагы кунакларны, авылдашларны җыйды. Чарада 150ләп кеше катнашты, дип хәбәр итәләр Кукмарадан.

Бәйрәмдә район имамнары, Кукмара мәдрәсәсенең директоры Ришат хәзрәт Курамшин, район хакимияте, Бирәзнәк җирле үзидарә вәкилләре катнашты. Алар җыелган халыкка үгет-нәсыйхәтләрен җиткереп Рамазан ае башлану һәм мәчет ачылу белән котладылар.

Мәчет салуга өлеш керткәннәргә исә рәхмәтләр әйтелеп, истәлеккә мәчет сурәте белән фоторамка бүләк ителде. Мәчет манарасыннан беренче азан яңгыраганнан соң халык җомга намазы укырга ашыкты.

Бәйрәм уңаеннан мул табынлы аш мәҗлесе дә үткәрелде. 

 

Нияз Аксанов фотолары

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана