26 июньдә Татарстанның Арча районы Урта Пышалым авылында мәчет ачылды. Озак еллар авылның балалар бакчасы, аңа кадәр авыл җирле үзидарә биналары булып торган бинаны авыл халкы манара куеп мәчет итеп үзгәрткән. Мәчет ачылышында республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев, җирлектәге имамнар һәм күп сандагы кунаклар, авыл халкы катнашты.
Урта Пышалым мәчете районда 78 нче мәчет булып ачылды. Балалар бакчасы бинасын мәчеткә әйләндерү, төзекләндерү эшләрен Тарих институтының фәнни хезмәткәре, күренекле тарихчы, шушы авыл егете Рәшит Галләмов башлап йөргән.