Бүген журналистларга татар телендәге “Ураза” китабы тәкъдим ителде

26 июнь 2014 ел 15:46

Бүген Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчетендә узган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,  мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның татар телендәге “Ураза” китабы тәкъдим ителде. Матбугат очрашуы якынлашып килүче Рамазан аена багышлап оештырылган. 
Камил хәзрәт әйтүенчә, бу китапта элеккеге танылган авторлар тарафыннан язылган дини тәгълиматлардан, башка китаплардан өзекләр дә кертелгән. Биредә ураза төрләре, аны тоту кагыйдәләре, моның әҗере турында мәгълүмат урын алган. Һәр хәдисне кайсы китапта табып булу турында искәрмә бар. 
“Бу китап гади тел белән язылган. Дини лексика, катлаулы терминология кулланылмаган. Гадәттә, китапларда борынгы дини сүзләр күп кулланыла, бу гади укучы өчен бик үк уңайлы түгел. Без хәдисләрне тәрҗемә иткәндә, дини лексиконнан качарга тырыштык”, - дип белдерде Камил хәзрәт.

 

Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана