Рамазанга багышланган матбугат очрашуы үткәрелде

26 июнь 2014 ел 12:33

Бүген, 26 июньдә, Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән очрашты.  Әлеге чара якынлашып килүче рамазан аена багышланды. Шулай ук очрашуда Камил хәзрәтнең “Ураза” дип аталган китабы тәкъдим ителде.

Мөфти ураза тотуга һәм рамазан аена кагылышлы күп сандагы сорауларга җавап бирде. Нәзарәт тарафыннан изге айда оештырыла торган чаралар хакында сөйләде.  

Белгәнебезчә, 28 июньнән изге Рамазан ае башлана. Ураза бәйрәме 28 июльгә туры килә. Корбан бәйрәме – 4 октябрьдә була. Рамазан аенда барча мөселманнар уразага керә. Бары Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ният кылып ураза тоталар.

Рамазан аенда нәзарәт төрле чаралар оештыра. Күпләп ифтар ашлары уздырыла. Республика мәчетләрендә ураза тотучыларны, мохтаҗларны җыеп мәҗлесләр оештырыла, бергәләп догалар кылына. 8 июльдә икенче мәртәбә республика ифтарын оештырабыз. Ифтар “Казань-арена” да булачак. Җәмәгать намазы да шунда укыла. Рамазан ул изге гамәлләр ае. Узган ел нәзарәт ураза аен  “Рамазан-изге гамәлләр ае” девизы астында уздырды. Быел да без рамазанны “Рамазан-изге гамәлләр ае” буларак үткәрәбез.  Шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Дөньяны бергәләп яхшыртабыз!" дип аталган яңа проектны тормышка ашыра. Мәрхәмәтле булырга, изгелек кылырга чакырган видеороликлар әзерләнә. Шулай ук төрле төрле чаралар үткәреләчәк. Рамазанга узган еллардагы кебек Төркиядән Коръән-хафизлар килә. Ай дәвамында 30га якын Коръән-хафиз Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында тәравих намазларын укыячак, җирлектәге имамнарга ярдәм итәчәк”, - дип сөйләде Камил хәзрәт. 

Голәмәләр шурасы белән килешеп, фитыр һәм фидия сәдакаләре күләме билгеләнде. Фитыр сәдакасе - 50 сум.  Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фидия күләме – һәр көн өчен 150 сум. Уразаны бөтенләй тота алмаганнар фидия сәдакасе түли. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака.

Камил хәзрәтнең ураза тотуның барлык нечкәлекләре белән таныштырган “Ураза” китабы татар телендә. Аның  бүген генә дөнья күргән беренче нөсхәләре журналистларга бирелде. Китапны нәзарәтнең "Хузур" нәшрият йорты нәшер итте. Рамазан ае башлангач китап кибетләргә сатуга чыгачак. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана