Россия ислам институтында 120 шәкерткә диплом тапшырылды

26 июнь 2014 ел 14:08

Бүген Россия ислам институтында чыгарылыш тантанасы үткәрелде. Теология, лингвистика, ислам икътисады, шәригать фәннәре юнәлешендә гыйлем туплаган 120 шәкерткә диплом тапшырылды. Уку йортында үткәрелгән диплом тапшыру тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, институт ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан Президентының Дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гатауллин, уку йорты мөгаллимнәре, шәкертләр катнашты. 

Камил хәзрәт яшь белгечләрне ихластан котлады һәм бүгенге көндә гыйлемле дин әһелләренең бик тә кирәк булуына игътибар юнәлтте. "Узган ел 130 мәчеттә имам юк иде. Бүгенге көндә бу сан кимеде, шулай да әле 60 мәчеткә имам кирәк. Гыйлемле дин әһелләре булуы бик мөһим һәм алар безгә бик кирәк. Шуны да әйтергә кирәк, республикада ислам үсеш ала һәм моңар вуз да үз өлешен кертә килә", - диде ул.   

Рәфыйк әфәнде үз чиратында шулай ук шәкертләрне диплом алулары белән тәбрикләде. "Бездә укып гыйлем тупладыгыз, хәзер шул гыйлемне тормышта  кулланырга кирәк. Сез күпләргә үрнәк булырсыз дип ышанабыз", - диде ул. 

 

 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана