Азнакайның Җиңү бистәсендә бу атна башында яңа мәчет ачылды. Райондагы 45 нче мәчетне ачу тантанасына Казаннан, Әлмәттән, Азнакайдан һәм башка җирләрдән килгән күп сандагы кунаклар катнашты.
-Авылыбызда мәчет юк иде. Өлкән яшьтәгеләр күп, яшьләр дә хәзер намазга баса, шуңа күрә мәчет кирәк. Ул бистәбезгә нур сибеп, изгелеккә өндәп торыр. Мәчет төзелешенә зур өлеш керткән Илдар Володкинга, авылдашларга, район җитәкчеләренә зур рәхмәтемне белдерәм, - ди Вахитов авыл җирлеге башлыгы Мирсәяф Мөкъсинов. бу хакта районның "Маяк" газетасы яза.