Бүген Әтнә районында балалар өчен мөселман сабантуе үткәрелде. 300дән артык бала җыелган милли бәйрәмебез Коръән аятьләрен уку белән башланып китте. Рубис хәзрәт Шакиров вәгазь укыды. Әтнә районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев барча җыелган балаларны бәйрәм белән котлады, аларга нәсыйхәтләрен җиткерде.
Сабантуйда балалар рәхәтләнеп төрле уеннарда ярыштылар. Спорт уеннарыннан тыш алар Коръән уку конкурсында катнаштылар һәм дини гыйлемнәрен дә сынадалар.
Милли көрәштә җиңү яулаган батырга велосипед бүләк итеп бирелде, дип хәбәр итәләр Әтнәдән.