23 июньдә Россия мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Марсель Сабиров Чувашиядә булды. Батыр районы Шыгырдан авылында ул Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Мансур хәзрәт Хәйбуллов белән очрашты. Сөйләшү барышында Чувашиядә берлек вәкиллеген булдырырга дигән карарга киленде. Мансур хәзрәт якын арада бу юнәлешкә җаваплы кешене билгеләячәге хакында әйтте.
Билгеле булганча, Россия мөселман яшьләре берлеге Мәскәүдә, Сыктывкарда вәкилләрен булдырды. Берлек үз канаты астына актив мөселман яшьләрен туплауны һәм бергәләп федералькүләм проектларны тормышка ашыруны максат итеп куя.