Мөселман яшьләре берлеге төрле төбәкләрдә вәкилләрен булдыра

24 июнь 2014 ел 10:53

23 июньдә Россия мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Марсель Сабиров Чувашиядә булды. Батыр районы Шыгырдан авылында ул Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Мансур хәзрәт Хәйбуллов белән  очрашты.  Сөйләшү барышында Чувашиядә берлек вәкиллеген булдырырга дигән карарга киленде. Мансур хәзрәт якын арада бу юнәлешкә җаваплы кешене билгеләячәге хакында әйтте. 

Билгеле булганча, Россия мөселман яшьләре берлеге Мәскәүдә, Сыктывкарда вәкилләрен булдырды. Берлек үз канаты астына актив мөселман яшьләрен туплауны һәм бергәләп федералькүләм проектларны тормышка ашыруны максат итеп куя. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана