"Гаилә" мәчете каршында ун көн дәвамында эшләгән малайлар лагере эшчәнлегенә йомгак ясады. Малайлар лагерьның ябылу тантанасына җыелган әти-әниләре каршында биредә өйрәнгән Коръән аятьләрен укып күрсәттеләр. Лагерьга барлыгы 60 ка якын бала йөреп ислам гыйлеме туплады, сәламәтлеген ныгытты. Бу ун көн малайлар күңелендә төрле кызыклы вакыйгалар белән дә истә калыр, мөгаен. Алар көндәлек физик күнегүләр, гакыйдә, Коръән, сира дәресләреннән тыш, футбол уйнадылар, ЮХИДИнең "Әкият" курчак театры бинасында урнашкан укыту үзәгенә барып, машина, велосипед белән идарә итәргә, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр. Ун көн дәвамында алар белән шөгыльләнгән хәзрәтләргә, РИИ һәм мәдрәсә шәкертләренә рәхмәтләрен җиткергәннән соң, Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аларга үзенең нәсыйхәтен дә җиткерде. "Монда алган гыйлемнәрегез файдалы һәм дәвамлы гыйлемнәр булсын! Якшәмбе мәктәпләренә килеп, ислам буенча гыйлемнәрегезне тагын да тирәнәйтергә тырышыгыз!"- диде ул.
Билгеле булганча, малайларга кадәр, кыз балалар лагере оештырлган иде. Алга таба мәчеткә дини гыйлем алырга өлкән яшьтәгеләрне җыярга ниятлиләр.