"Ярдәм" үзәгенә багышланган фильм тәкъдим ителде

23 июнь 2014 ел 16:44

Бүген, 23 июньдә, Камал театрында “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге турында “Зримая вера” дигән документаль фильм тәкъдим ителде. Ул шулай ук “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды эшли башлауга 10 ел тулуга багышланды. Фильм күзләре күрмәүче ике кешенең мәхәббәт тарихын да  чагылдыра.

Фильмны тәкъдим итү чарасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов һәм  республиканың башка дин әһелләре катнашты.  Шулай ук чарага Россиянең Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин килде.  Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Татарстан мөфтие Камил хәзрәткә “Әл-Итисам” – “Бердәмлек” медален тапшырды.  Шулай ук медальләр Нурлат һәм Чаллы имам- мөхтәсибләре Айрат хәзрәт белән  Әлфәс хәзрәткә бирелде.

Кичәдә иганәчеләрне дә бүләкләделәр. Моннан тыш күзләре начар күрүчеләр чыгышлар ясадылар, мөнәҗәтләр башкардылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана