Үткән ял көннәрендә "Апанай" мәчетендә малайлар өчен оештырылган җәйге мөселман лагере ябылды. Лагерьның соңгы көнендә уздырылган чарада мәчет имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина, мөгаллимнәр, әти-әниләр, мәчеткә йөрүчеләр катнашты.
Балалар ике атна дәвамында алган гыйлемнәрен күрсәттеләр: сүрәләр укыдылар, мөнәҗәтләр башкардылар, һәр гамәлне Аллаһы сүзе белән башлауның мөһимлеге турында сөйләделәр.
Һәр балага диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Ә дини викторинада катнашып иң күп бал җыйганнарга махсус призлар да бирелде.
Нияз хәзрәт Сабиров лагерьнең уңышлы узуын, балаларның дини гыйлем белән кызыксынуларын һәм татар халкының рухи байлыгы белән танышуларын билгеләп узды.
Август аенда "Апанай" мәчетенә кыз балалар килүен көтәләр. Кызлар лагере августта уздырыла.