Камил хәзрәт Швейцариягә сәфәре кысаларында очрашуларда катнашты

20 июнь 2014 ел 09:08

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Швецариягә сәфәре кысаларында Россия һәм чит ил вәкилләре белән очрашулар уздырды. Билгеле булганча, бу көннәрдә Женевада Берләшкән Милләтләр Оешмасының  кеше хокуклары буенча советының 26 нчы сессиясе бара. Камил хәзрәт Сәмигуллин 16 июньнән Россия делегациясе составында сессия эшендә катнаша.

19 июньдә хәзрәт БМО Баш комиссары идарәсенең хакимлек, тигезлек һәм раса ягыннан дискриминацияләмәү буенча сораулар секторы җитәкчесе Мона Ришмави белән очрашты. Камил хәзрәт чит ил вәкиленә күпмилләтле Татарстанның уңай тәҗрибәсе хакында сөйләде. Күп илләрдән республикага динара һәм милләтара мөнәсбәтләрне өйрәнергә килүләре хакында әйтте.

Сөйләшү барышында Мона ханымның Палестиннан икәне ачыклангач, әңгәмәдәшләр сөйләшүне гарәп телендә дәвам иттеләр. Мөфти республиканың мөселман өммәте, иҗтимагый эшләр, Мөселман яшьләре берлеге, “Рамазан – изге гамәлләр ае”, “Мөселман ышаныч телефоны” кебек проектлар хакында сөйләде. “Аллага шөкер, без бүгенге көндә төрле махсус сайтлар, чаралар, видеороликлар ярдәмендә ислам кыйммәтләрен җиткерә алабыз. Шул ук вакытта без бабаларыбыз сайлаган юлны дәвам итүчеләр. Киләсе буыннарга рухи мирасыбызны җиткерергә тырышабыз”, - дип ассызыклады Камил хәзрәт.  Мона ханым үз чиратында мөселман илләрендәге кеше хокукларын саклауга кагылышлы фикерләрен җиткерде.

Шулай ук Камил хәзрәт Швейцариядә кеше хокуклары һәм гуманитар проблемалар секциясе вәкиле Владимир Щеглов, Россиянең БМОдагы даими вәкиле урынбасары Ренат Әләүтдинов белән очрашты.

Камил хәзрәт үзеңең әңгәмәдәшләрен Казанга, мөселман өммәте белән танышырга чакырды. Мона ханым Ришмави, Владимир Щеглов, Ренат Әләүтдинов Татарстан белән якынрак танышырга теләүләрен яшермәделәр һәм мөфтият алып барган эшчәнлек хакында кызыксынып тыңладылар. 

 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана