Болгарда дин әһелләре Спасс районы башлыгы Камил Нугаев белән очраштылар. Очрашуда "Зәкят" хәйрия фонды генераль директоры Илнур Вәлиев, нәзарәтнең дәгъват бүлеге Нияз хәзрәт Сабиров, район имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров һәм башкалар катнашты.
Очрашуда сүз районда дини чаралар оештыру хакында барды. 9 августта район балалары өчен дини викторина уздыру турында килешенде. Шулай ук киләсе елда икенче мәртәбә республика балалар викторинасын үткәрергә ният ителде.