"Апанай" мәчетенә йөрүче балалар татар шәхесләре музейларына бардылар

19 июнь 2014 ел 09:48

Казанның тарихи үзәгендә урнашкан "Апанай" мәчете мөселман лагерена йөрүче балалар танылган татар шәхесләре: мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукай музейларында булдылар. Мәчет лагерьны мәктәп яшендәге малайлар өчен оештырды.

Шулай ук 14 июньдә мәчеттә балалар филология фәннәре  докторы, профессор Фоат Галимуллин белән очраштылар. Фоат абый балаларга туган телне, тарихны һәм әдәбиятны белү мөһимлеге турында сөйләде, язучылар тормышына кагылышлы хәлләрне бәян итте. 

"Апанай" мәчете татар халкының бик күп шәхесләре белән бәйле тарихи кыйммәткә ия иман йорты. Мәчет имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, мәчет каршында мөселман лагерьларе оештыру балаларны исламга тарту һәм аларны дәгъватлауның бер үтемле юлы дип саный. Шул ук вакытта бу төр аланнар яшь буында туган җиргә, туган халкыңның тарихына, теленә, мәдәниятенә карата мәхәббәт тәрбияләргә дә бурычлы, дип уйлый хәзрәт. 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана