Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 16 июньнән Россия делегациясе составында Швецариягә рәсми сәфәр кыла. Камил хәзрәт Россиянең чит илләр эшләре министрлыгы чакыруы буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының кеше хокуклары буенча советының 26 нчы сессиясендә катнаша. Сессия 10-27 июнь көннәрендә үткәрелә.
Сессиядә Россия делегациясе кеше хокуклары бозу очракларына бәйле мөһим сорауларны кузгатты. Шул исәптән, нигезсез гражданлык хокукларыннан мәхрүм итү, гаиләләргә ярдәм итү, чегәннәрнең хокукларын бозуга бәйле мәсьәләләрне күтәрде. Шулай ук сессия барышында Украина вакыйгаларында кеше хокуклары бозылу очраклары хакында сөйләшү көтелә.